Инҗил нәрсә ул?

Изге Китаптагы төп фикерләр белән танышу өчен вакыт кызгынмавыгыз куандыра. Сез дингә карата сак булырга тырышасыздыр. Моңа чиркәүгә йөрүләр, дини йолаларны үтәү, гореф-гадәтләрне саклау керә. Әйе, без сезнең белән килешәбез. Изге Китап өйрәткәнчә, Алла сүзен тыңлап яшәгән кешеләрнең генә йөрәкләрендә Алла яши. Без Изге Китапның үзендә ачык итеп аңлатылган йолаларны гына үтәргә тиешбез, ә китапта алар берничә генә. Шулардан төп йолаларның берсе – Гайсә Мәсих (Иисус Христос) өчен суга чумдырылу.

Бәлки сез – тормышыгызда Алла булуын теләп яшәүче гади бер кешедер, тирәнрәк кереп китәргә дә теләмисез. Бүгенге көндә мондый карашлар дини брошюралар белән танышучы, Изге Китап турында лекция яки бәхәс тыңларга килүчеләрнең күбесенә хас. Алланың барлыгына чын күңелдән ышану – ул чын мәгънәсендә шатландыра торган факт. Ләкин безне алда да чиксез күп яңа ачышлар көтә: Ул әйткән сүзләрне, Изге Китапны өйрәнеп, безнең Аны аңлау, белү һәм Аның мәңгелек эшләрендә катнашу мөмкинлегебез туа. Бу китап Аның Рухы тарафыннан язылган, ягъни китапны язган кешеләргә Аның Рухы иңгән; димәк, башкалардан аермалы буларак, бу китап – кеше сүзе генә түгел. Шуңа күрә дә ул сезнең игътибарыгызга лаек.

Сез аны тулысынча беләсез дип уйлыйсыз. Сез Изге Китапны укып чыгып, анда әйтелгән төп фикерләргә төшенгәнсез. Ләкин, дөресен әйтсәк, һәрвакыт нәрсәдер аңлашылмыйча кала кебек. Һаман да ниндидер сәер бушлык хисе кала, киләчәктән курку, тәкъдиребезнең ахыргы көннәренә инанып җитмәү ... Мондый шик- шөбһәләр, кара эт кебек, гомер буе кеше артыннан ияреп йөри. Сезгә шуны киңәш итер идек: тагын бер омтылыш ясап карагыз. Бәлки башкалар интерпретациясе белән сезнең Изге Китапны аңлау юлы туры килмидер. Изге Китап текстына яңадан кайтыгыз, кабат укыгыз.

Ә бәлки сезнең өчен Христианлык – ул бары тик янә бер акыл өчен уйлап чыгарылган авантюра, буш вакытны уздыру өчен тагын бер чара гына, яңа юаныч я юлда очраган яңа шәһәр – болар барысы да кабергә, күмелүгә алып бара. Мондый әхлаксыз карашларга таянып яшәү өчен гомер ай-һай кыска шул. Көннәрдән беркөнне сезне табутка яткырып, җир астына күмәчәкләр; берчак сезгә дә үлем дип аталган коточкыч финал белән очрашырга туры киләчәк. Ә хәзер, Изге Китап сүзен риясыз тыңлап карагыз. Зинһар, үз файдагызга дип, гомернең берничә минутын Китап җиткергән сүзләрне аңлар өчен кызганмагыз.

Сезгә мөрәҗәгать итеп сорыйм: “Инҗил нәрсә ул?”

Зинһар, Яңа Гаһедтә язылганнарны укып карагыз: Маттайдан (Матвейдан) 1:1:

Ибраһим һәм Давыт токымыннан булган Гаһсә Мәсихнең нәсел шәҗәрәсе.

Көтелмәгән сүзләр. Маттай Гайсәнең Давыт (Давид) һәм Ибраһим (Абрам) токымыннан булуын әйтеп үтә. Аның уйлавынча, бу – Инҗилнең башламы. Паул да шундый фикердә тора. Гәләтиялеләргә 3:8:

Һәм Изге язма, Аллаһының яһүд булмаганнарны иман аркылы аклаячагын алдан күреп, Ибраһимга: “Бар халыклар синең аша фатиха алачак,” – дигән яхшы хәбәр белдерде.

Димәк, Инҗил Ибраһимга вәгъдә ителгән иде. Бу – Паулның сүзләре. Шуннан чыгып, Алланың Ибраһимга биргән вәгъдәләренең мәгънәсенә төшенсәк, без Инҗилнең нәрсә икәнен ачып аңлый алабыз. Иске Гаһедкә мөрәҗәгать итеп, Алланың Ибраһимга әйткән сүзләрен укыйк. Изге Китапның беренче китабы булган Яшәешкә кайтыйк: 17:8

Сиңа фатихамны бирәм, тапкырлап токымының буыннарын күктәге йолдызлар санына яки диңгездәге ком күләменә җиткереп тапкырлыйм; һәм токымың дошманнарыңның шәһәрләрен яулап алачак. Синең токымың йөзендә җирдәге барлык халыкларга да фатиха бирәм; әйткәннәремне тыңлаганың өчен.

Ибраџимга аныћ џђм балаларыныћ бу ќирдђ мђћге яшђячђклђре турында ђйткђннђр. Димђк, мђћгелек тормыш идеясе - Иске Гаџедтђ њк барлыкка килгђн идея. Моны истђ тоту зарур, чљнки Изге Китапныћ тљп фикере дђ шул рухта. Ничек, ни љчен соћ? Янђдђн Яшђеш китабына мљрђќђгать итђбез: 22: 17, 18:

Фатиха биреп, сића фатиха бирђм, тапыкрлап, књктђге йолдызлар санына я дићгез буендагы ком књлђменђ ќиткереп, нђселећне тапкырлыйм; нђселећ дошманнарыћныћ капкасын яулап алачак; Синећ нђселећ йљзендђ ќирнећ барлык миллђтлђре дђ фатиха алачак; чљнки син мин ђйткђннђрне њтђдећ.

Ибраһимның бөтен дөньяга фатиха бирәчәк улы туарга тиеш иде. Хәзер, Изге Китапны тирәнтен аңлау өчен, аның үзеннән алынган өзекләргә һәм аларга бирелгән аңлатмаларны укырга кирәк. Без әле генә китергән цитата Яңа Гаһеднең Рәсүлләрнең эшләрендә кабатлана: 3:25, 26. Бу сүзләрне табып, түбәндәгеләрне укый алабыз:

Сез – пәйгамбәрләрнең варислары. Аллаһы Ибраһимга: “Җир өстендә барлык кабиләләр синең нәселең аша фатиха алачак”, - дип әйтеп, аталарыгызга васыять кылды. Сез- шушы васыятьнең мирасын кабул итүчеләр. Аллаһы сезнең һәркайсыгызны яман эшләрегездән кире кайтарырга һәм фатиха бирергә тели. Шуның өчен Ул Үзенең хезмәтчесен күтәрде һәм иң элек сезгә җибәрде.

Кемне Ибраһимның токымы дип атыйбыз соң? Гайсәне. Ә бөтен дөньяда яшәүче ирләргә һәм хатын-кызларга биреләчәк шәфәгать нәрсә ул? Гөнаһларны кичерү һәм коткару шәфәгате. Дәвам итәбез, Галатеялеләргә 3:16:

Ибраһимга һәм аның токымына вәгъдәләр бирелгән булган, күпләр турында әйтелгән кебек, “токымнарына” диелмәгән, бәлки берәүгә генә әйтелгән кебек, “синең токымыңа” диелгән, ә ул – Мәсих.

Димәк, Ибраһимның буыны бердән бер кеше тарафыннан дәвам ителә, ул да булса, Гайсә тарафыннан. Әмма бер кешенең күктәге исәпсез йолдызларга әверелүе мөмкинме. Гәләтиялеләргә 3:27-29:

Чөнки суга чумдырылу йоласын үтәп, сез Мәсих белән берләшкәнсез икән, димәк, Мәсихне “кигәнсез”. Шуңа күрә, яһуд белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чөнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер. Мәсихнеке булсагыз, сез – Ибраһимның токымнары һәм Аллаһ вәгъдә иткәнне мирас итеп алырсыз.

Шулай итеп, Гайсә өчен чумдырылганнар мәңге яшәү турындагы вәгъдәләрне кабул итә алалар. Котылу юлын эзлибез икән, без суга чумдырылу аша үтәргә тиешбез. Паул сүзләренчә, аның өмете – Исраилгә өмете иде (Рәсүлләрнең эшләре 28:20). Үлемне каршы алганда ул бу өметкә таянып яшәгән. Нәрсә соң ул чумдырылу? Гади су чәчрәтү генә түгел. Билгеле булганча, Яңа Гаһед грек телендә язылган, ә “чумдырылу” сүзе чын мәгънәсендә тирән кереп китүне аңлата. Бу сүзне корабның батканда су астына керүе я тукыма кисәгенең яңа төсне сеңдереп, төсен үзгәртүе турында сөйләгәндә кулланганнар. Маттай сүзләренә мөрәҗәгать итик: 3:13-16:

Шул вакытта, Үрдүн елгасында Яхъя тарафыннан суга чумдырылу өчен, Гәлиләядән Гайсә килде. Яхъя исә Аны туктатырга тырышып:

-         Син мине чумдырырга тиеш, ә Син миңа килгәнсең! – диде.

-         Хәзер шулай булсын. Аллаһы ихтиярын без шуның белән үтәрбез,

- диде аңа Гайсә.

Шуннан соң Яхъя риза булды. Чумдырылу белән үк Гайсә судан чыкты. Шул вакытта күкләр ачылды һәм ул үзенә Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә иңүен күрде.


Гайсә пәйгамбәр суның “эченә үк” кереп китеп, аннан “күтәрелеп” чыкты. Аны өлкән буларак чумдырганнар, бала буларак түгел: суга бөтен тәне белән кертеп, су чәчрәтеп кенә түгел. Шуңа күрә моны елгада үткәргәннәр. Ул чумдыру аша үткән икән, без дә чумдырылырга тиеш. Суга чуму һәм аннан чыгу Гайсәнең үлеме һәм терелүе мәгънәсен белдерә, Аның үлеме һәм терелүе үзебезнеке кебек кабул ителергә тиеш. Шуңа күрә бу йоланы су чәчрәтү итеп түгел, суга чуму юлы белән үткәрергә кирәк. Римлыларга 6:3-5:

Суга чумдырылу йоласын үтәп, Мәсих Гайсәгә чумдырылган һәммәбезнең дә Аның үлеменә чумдырылуы турында беләсездер. Шулай итеп, Атаның бөек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгән кебек яңа тормыш белән яшәү өчен, чумдырылу йоласы аша без Аның үлемен уртаклаштык һәм Аның белән бергә күмелдек. Мәсих белән бертөрле үлемдә берләшкәнбез икән, үледән терелүдә дә Аның белән берләшкән булачакбыз.

Шуңа күрә без сезне чумдырылырга чакырабыз, Гайсә Мәсихны кабул итү өчен, моны тормышыгызның максаты итеп куегыз! Гайсә өчен суга чумдырылып, без Аның бер өлешенә әйләнәбез, һәм аның вәгъдәләре безгә дә кагыла башлый. Шул сәбәпле Ул кайткач, без яңадан туачакбыз, хөкем аша үтәчәкбез һәм, Ходай сүзләренә таянып гадел, дөрес тормыш алып барган булсак, Ул ия булган мәңгелек гомергә керәчәкбез. Без бу җирдәге Алла Патшалыгында мәңге яшәячәкбез. Нинди генә материаль авырлыклар кичерсәк тә, без аларның вакытлы гына булуын аңлаячакбыз, ә Гайсә, кайткач, безгә үлемсез мәңге тормыш бүләк итәчәк. Шуңа күрә Изге Китапта һәм Гайсә Мәсихкә ӨМЕТ итә алабыз. Алдагы өметләр дә шулкадәр зур ки, безнең бүгенге проблемаларыбыз чиксез зур булып тоелмыйлар да. Ләкин ни өчен Гайсә безне коткара ала соң? Кайчандыр ул безнең бер вәкилебез булган, шуңа без Аның үлеме һәм терелүе өчен суга чумдырылырга тиешбез, чөнки Ул безнең арадан. Еврейларга хат 2:14-18:

Бу балаларның каны вә тәне бар. Гайсә Үз үлеме аша, үлемгә баш булган иблиснең хакимлеген юк итәр өчен, гомере буеннан үлемнән куркып, кол булып яшәгән кешеләрне азат итәр өчен, Үзе дә кешеләр кебек булды, чөнки Ул, әлбәттә, фәрештәләргә түгел, ә Ибраһим токымына ярдәм итә. Шуңы күрә, Үзен корбан итеп, халыкның гөнаһларын йолар өчен, Аллаһыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьне вә тугрылыклы Баш Рухани булыр өчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды. Чөнки Ул үзе дә, вәсвәсәләндерелеп, газап чиккәнгә күрә, вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала.


Сүз уңаенда шуңа игътибар итегез: иблис ул хайван да, аҗдаһа да түгел. Ул гөнаһ гәүдәләнеше буларак кулланыла. “Гөнаһ өчен җәвап җазасы - үлем” (Римлыларга 6:23), моннан без “иблиснең” “үлем көченә ия булуын” беләбез. Без ниндидер безнең янда яшәп ятучы күренми торган зат белән түгел, үзебезнең асылыбыз белән көрәшергә тиешбез. Ундүртенче стихта бер үк фикер берничә тапкыр кабатлана: Ул, үзе безнең табигатебезне уртаклашкан. Христиан төркемнәренең күбесе троицада өч Алла булуын, шуларның берсе Гайсә икәнен өйрәтә. Ләкин Изге Китапта башкачарак язылган. Еврейларга хатны укып карасак, Гайсә Мәсихне дөрес аңлау бик мөһим. Ул табигате белән безгә охшаган. Автор моны дүрт тапкыр кабатлап ассызыклый. Ул безнең кебек үк коткыга бирелә алган. Без ничек итеп вәсвәсәгә төшереләбез соң? Адәм табигате аркылы укыйбыз – Ягъкубтан: 1:13-15:

Вәсвәсәгә төшерелгәннәрнең берсе дә: “Бу вәсвәсә Аллаһы тарафыннан җибәрелгән”, - дип әйтергә тиеш түгел, чөнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми. Ләкин һәркемне дә үзенең үк кызыктырган алып кереп китүче һәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләк, яралык, гөнаһны, ә гөнаһ, ныгыгач, үлемне тудыра.

Шулай итеп, Гайсә дә адәм табигатенә ия булган. Монда әйтелгәнчә, Алла коткыга бирелә алмый, ләкин еврейларга хатта язылганча, Гайсә бирелгән. Димәк, Гайсә Алла булмаган, ул адәм булган. Тумышы белән Алла улы, Давыт һәм Ибраһимның нәселләрен Мәрьям аша дәвам итүче. Алай гына да түгел, Алла туа алмый, ләкин Гайсә туган. Алла үлә алмый, әмма Гайсә үлгән. Без Алланы күрә алмыйбыз, әмма кешеләр аны үз күзләре белән күргәннәр һәм аңа кагылганнар. Гайсә, шулай ук, туганчы булмаган, яшәмәгән. Ул Мәрьям аша Алла улы буларак килгән. Игътибар итегез, Лүктән 1:31-35:

Син буйга узарсың һәм Ир бала табарсың, Аңа Гайсә дигән исем кушарсың. Ул бөек булачак, Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталачак. Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк, ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңге патшалык итәчәк, Аның патшалыгының ахыры булмаячак. Мәрьям исә фәрештәдән:

-         Ничек шулай була ала, минем бит әле ир-ат белән якынлык кылганым юк? – дип сорады.

-         Сиңа Изге Рух иңәчәк, - дип җавап бирде фәрештә, - һәм синең өстеңә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте төшәчәк, шуңа күрә син тудырачак Бала изге булачак һәм Аллаһы Улы дип аталачак.

Монда киләчәк заман формалары кулланылган. Ул Алла Улы булачак, Мәрьям аның белән йөккә узачак. Гайсәнең логосы баштан ук Алладан килгән дигән идеягә карамастан, Мәрьям куенында гына Гайсә барлыкка килгән. Ә Мәрьям гади бер хатын кеше булган. Гайсә - Ибраһим һәм Давыт токымыннан, чөнки аның әнисе дә - шул нәселнең бер вәкиле. Гайсә Алла булса, Мәрьям гади хатын кеше түгел, Алланы тудырган Ана булырга тиеш. Изге Китап өйрәткәнчә, Гайсә - Алланың улы, шул ук вакытта “адәм улы” – Ибраһим һәм Давыт нәселен Мәрьям аша дәвам итүче булганга күрә, Мәрьям дә гади бер хатын гына булган. Ышанмы, ышанмамы – ныклы карашлар системасы я ялган идеяләр җыелмасы. Дөрес фикерләргә ышанырга кирәк, чөнки безнең яшәү рәвешенә доктрина йогынты ясый. Еврейларга 4:15, 16:

Безнең баш руханиебез безнең җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче зат түгел. Ул безнең кебек үк сыналды, ләкин һич кенә дә гөнаһ кылмады. Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать алу һәм мәрхәмәт тәхете янына барыйк.

Гайсә безнең табигатькә ия булганга күрә, без аның аша Ходайга мөрәҗәгать итеп дога кыла алабыз. Догаларыбыз кабул булсын өчен безгә рухани да, чиркәү бинасы да, пастор да кирәк түгел.

Әйтелгәннәргә йомгак ясыйк:

  1. Алла ул бер генә, троица юк.
  1. Гайсә - Алла Улы, ләкин Алла түгел. Ул тугач кына барлыкка килгән. Ул да безнең кебек үк вәсвәсәгә салынган, кешеләргә хас гамәлләр кылган, ләкин беркайчан да гөнаһлы булмаган. Ул газаплы үлемдә үзенең гомерен безнең өчен фида кылган, ләкин гөнаһсызлыгы өчен Алла аны үлгәннән соң терелтте.
  1. Суга чуму юлы белән Гайсәгә чукыну аша өлкәннәр  Аның  үлеменә һәм терелүенә кушылалар.
  1. Гайсә Мәсих кире кайткач, безне яңадан терелтәләр,  хөкем  кылалар һәм Ул җирдә тудырган Патшалыкта безгә мәңгелек тормыш бүләк итәләр. Бу Патшалык Алла беренче адәмне барлыкка китергән чактагы Эдем бакчаларындагы дөньяны, тормышны хәтерләтер, тагын да камилрәк булыр. Бүгенге проблемаларның барысы да: сугыш, ачлык, кайгы-хәсрәткә чуму, хәтта үлем ахыр чиктә бетәчәк – мәңгегә.
  1. Үлгәннән соң без аңсыз булабыз, димәк “Тәмугъ” – ул бары тик “кабер” генә.
  1. Рух мәңгелек түгел; без җирдән ясалганбыз икән, җиргә кайтачакбыз. Рух, җан – ул бездә яшәп килгән тормыш көче, әмма үлемнән соң Ходай аны кире ала. Вафат булгач, без бернинди дә аңлы формада яшәүне дәвам итә алмыйбыз.
  1. Иблис безнең эчтә туган адәмнәргә генә хас ялган уй-фикерләрне символлаштыра, шуңа да без аңа каршы көрәш алып барырга тиешбез; бу – аҗдаһа исеме түгел. Алла 100 %-ка куәтле. Ул үзенең көчен иблис я шайтан белән бүлешми. Безнең тормыштагы авырлыкларның барысы да Алла тарафыннан бирелә, шуңа күрә аларга уңай рухи ният, мәгънә салына.
  1. Изге Китапны укып, без үзебез өчен Аллага туры юлны таба алабыз.

Мин сезгә мөрәҗәгать итәм: әйтелгәннәрне өйрәнү, тирәнрәк аңлау өчен, туктаусыз эшләп, Инҗилне дөрес кабул итү дәрәҗәсенә җитегез. Безнең түләүсез Изге Китапны өйрәнү курслары сезгә бу эшегездә булышыр һәм беркөнне сез суга чумдырылуны үзегезгә максат итеп куярсыз дип ышанып калам. Мәңгелек тормыш турындагы өметләрегезне өзмәгез. Әлбәттә, без чын мәгънәсендә үлемсез, мәңгелек тормышны күз алдына китерә алмыйбыз. Минем тәкъдимем – чиксез еракларга сузылган озын-озын сызыкны күз алдына китереп, үзебезне бу очсыз-кырыйсыз ътормышының башында берничә миллиметр буларак куз алдына китерергә. Гайсә Мәсих өчен чумдырылып, Аның эчендә яшәгәндә генә, өметебез яши һәм безгә көч бирә.

Дункан Хэстер

 

ИЗГЕ КИТАПНЫ ДӨРЕС УКЫРГА ӨЙРӘН

ТҮЛӘҮСЕЗ

Изге Китап – бер генә, чиркәүләр – күп. Без сезгә үзегез өчен Изге Китапны дөрес аңлау юлын табырга дип, бу хезмәтне укып чыгарга тәкъдим итәбез. Без Алланың берлегенә, Гайсәнең Алла улы булганына ышанабыз; асылыбызны ул тудырган, без аның үлеме һәм терелүеннән көч иңдерү өчен, суга чумдырылырга тиешбез. Тиздән ул җирдә (оҗмаһта түгел) Алла патшалыгын төзергә дип кайтачак. Түбәндәге гариза формасын тутырып, сез Изге Китапны аңлау юлын җиңеләйтүдә ярдәм итүче түләүсез буклет алу мөмкинлегенә ия буласыз.


Исемегез: __________________________________________________

Адрес______________________________________________________

_____________________________тел.:__________________________

Җибәрергә:

Bible Basics, 49 Woodfieds, South Croydon, Surrey CR2, OHJ ENGLAND.

change language settings suitable for 800x600 display use full page width
Available languages:
free bible basics